Surah At-Tahrim ( The Prohibition )

Татарча

Surah At-Tahrim ( The Prohibition ) - Aya count 12

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ لِمَ تُحَرِّمُ مَآ أَحَلَّ ٱللَّهُ لَكَ ۖ تَبْتَغِى مَرْضَاتَ أَزْوَٰجِكَ ۚ وَٱللَّهُ غَفُورٌۭ رَّحِيمٌۭ ﴿١﴾

Ий пәйгамбәр ни өчен Аллаһ сиңа хәләл кылган нәрсәне үзеңә хәрам кыласың хатыннарыңның ризасын эстәп? Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (Мухәммәд г-мнең хатыннарыннан Хәфсә үзенең нәүбәте көнне Мухәммәд г-мнән рөхсәт алып, ата-аналарының хәлен белергә китте. Бу көнне Мухәммәд г-м җариясе Мэрияне чакырып аның белән бергә булды. Хәфсә кайткач бу хәлне белеп, мине шул хәйлә өчен җибәргәнсең икән, дип елады. Мухәммәд г-м Хәфсәнең күңелен табу өчен: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым, ләкин моны хатыннарымнан һичкемгә сөйләмә", – диде. Соңра Хәфсә шатлыгыннан бу эшне Гаишәгә сөйләде, Гаишә расүл хозурына килде, Мухәммәд г-м Гаишәгә дә: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым", – диде. Шул хакта аятьләр инде.)

قَدْ فَرَضَ ٱللَّهُ لَكُمْ تَحِلَّةَ أَيْمَٰنِكُمْ ۚ وَٱللَّهُ مَوْلَىٰكُمْ ۖ وَهُوَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْحَكِيمُ ﴿٢﴾

Тәхкыйк Аллаһ сезгә өйрәтте кәффарәт түләп антыгыздан чыгуны. Чөнки Мухәммәд г-м Мәрияне үземә хәрам кылдым дип ант итеп әйткән иде. Аллаһ сезнең ярдәмчегездер вә Ул һәрнәрсәне белүче һәм гадел хөкем итүчедер.

وَإِذْ أَسَرَّ ٱلنَّبِىُّ إِلَىٰ بَعْضِ أَزْوَٰجِهِۦ حَدِيثًۭا فَلَمَّا نَبَّأَتْ بِهِۦ وَأَظْهَرَهُ ٱللَّهُ عَلَيْهِ عَرَّفَ بَعْضَهُۥ وَأَعْرَضَ عَنۢ بَعْضٍۢ ۖ فَلَمَّا نَبَّأَهَا بِهِۦ قَالَتْ مَنْ أَنۢبَأَكَ هَٰذَا ۖ قَالَ نَبَّأَنِىَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْخَبِيرُ ﴿٣﴾

Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: "Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде", – диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде.

إِن تَتُوبَآ إِلَى ٱللَّهِ فَقَدْ صَغَتْ قُلُوبُكُمَا ۖ وَإِن تَظَٰهَرَا عَلَيْهِ فَإِنَّ ٱللَّهَ هُوَ مَوْلَىٰهُ وَجِبْرِيلُ وَصَٰلِحُ ٱلْمُؤْمِنِينَ ۖ وَٱلْمَلَٰٓئِكَةُ بَعْدَ ذَٰلِكَ ظَهِيرٌ ﴿٤﴾

Ий Хәфсә илә Гаишә, әгәр Аллаһуга тәүбә итсәгез, әлбәттә, тәүбә итәрлек эшегез булды, сезнең күңелегез үзегезгә ваҗеб булган эштән авышты. Әгәр сез расүл зарарына ярдәмләшсәгез, тәхкыйк Аллаһ ул расүл г-мнең хуҗасы вә ярдәмчеседер, вә Җәбраил фәрештә аның ярдәмчеседер, вә мөэминнәрнең яхшылары аның ярдәмчеләредер һәм болардан башка фәрештәләр аңа ярдәмчеләрдер.

عَسَىٰ رَبُّهُۥٓ إِن طَلَّقَكُنَّ أَن يُبْدِلَهُۥٓ أَزْوَٰجًا خَيْرًۭا مِّنكُنَّ مُسْلِمَٰتٍۢ مُّؤْمِنَٰتٍۢ قَٰنِتَٰتٍۢ تَٰٓئِبَٰتٍ عَٰبِدَٰتٍۢ سَٰٓئِحَٰتٍۢ ثَيِّبَٰتٍۢ وَأَبْكَارًۭا ﴿٥﴾

Әгәр расүл г-м сезне талак кылса, Раббысының аңа яхшырак хатыннарга алыштырмаклыгы өметледер, алар: чын мөслимәләр вә Аллаһуга, Аның һәр сүзенә ышанучы хак мөэминәләр, Аллаһуга вә расүлгә чын итагать итүчеләр, вә гөнаһтан тәүбә итүчеләр, вә Аллаһуга гына гыйбадәт кылучылар, вә рузә тотучылар вә расүлгә итагать өчен һиҗерәт итүчеләр шул сыйфатта булган хатыннар ирдә булган тол хатыннардыр һәм ирдә булмаган кызлардыр. Аллаһ теләсә сезне әнә шундый хатыннарга алыштырыр, димәк.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ قُوٓاْ أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًۭا وَقُودُهَا ٱلنَّاسُ وَٱلْحِجَارَةُ عَلَيْهَا مَلَٰٓئِكَةٌ غِلَاظٌۭ شِدَادٌۭ لَّا يَعْصُونَ ٱللَّهَ مَآ أَمَرَهُمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ ﴿٦﴾

Ий мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ لَا تَعْتَذِرُواْ ٱلْيَوْمَ ۖ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ ﴿٧﴾

Ий Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, бүген инде гозер күрсәтмәгез ґәзабтан котылырга сезгә гозер юк, сез фәкать имансыз, динсез булуыгызның тиешле җәзасын аласыз.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ تُوبُوٓاْ إِلَى ٱللَّهِ تَوْبَةًۭ نَّصُوحًا عَسَىٰ رَبُّكُمْ أَن يُكَفِّرَ عَنكُمْ سَيِّـَٔاتِكُمْ وَيُدْخِلَكُمْ جَنَّٰتٍۢ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ يَوْمَ لَا يُخْزِى ٱللَّهُ ٱلنَّبِىَّ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ مَعَهُۥ ۖ نُورُهُمْ يَسْعَىٰ بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَٰنِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَآ أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَٱغْفِرْ لَنَآ ۖ إِنَّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍۢ قَدِيرٌۭ ﴿٨﴾

Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!"

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ جَٰهِدِ ٱلْكُفَّارَ وَٱلْمُنَٰفِقِينَ وَٱغْلُظْ عَلَيْهِمْ ۚ وَمَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ ﴿٩﴾

Ий пәйгамбәр! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл, вә аларга катылык күрсәт! Аларның тора торган урыннары җәһәннәмдер, ул җәһәннәм ни яман урындыр.

ضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًۭا لِّلَّذِينَ كَفَرُواْ ٱمْرَأَتَ نُوحٍۢ وَٱمْرَأَتَ لُوطٍۢ ۖ كَانَتَا تَحْتَ عَبْدَيْنِ مِنْ عِبَادِنَا صَٰلِحَيْنِ فَخَانَتَاهُمَا فَلَمْ يُغْنِيَا عَنْهُمَا مِنَ ٱللَّهِ شَيْـًۭٔا وَقِيلَ ٱدْخُلَا ٱلنَّارَ مَعَ ٱلدَّٰخِلِينَ ﴿١٠﴾

Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны инкяр итүче кәферләргә Нух пәйгамбәрнең хатынын вә Лут пәйгамбәрнең хатынын. Бу ике хатын Безнең ике изге колларыбызның кул астында иделәр, бу ике хатын үзләренең ирләре булган пәйгамбәрләргә хыянәт иттеләр, ирләренә зарар итәргә теләделәр. Бу ике хатыннан ирләре булган бу ике пәйгамбәр Аллаһ ґәзабыннан һичнәрсәне җибәрә алмадылар, ягъни пәйгамбәр булсалар да, хыянәтче хатыннарын Аллаһ ґәзабыннан коткара алмадылар. Вә аларга утка керүчеләр белән бергә утка керегез дип әйтелде. (Үзеңнең Аллаһ разый булырлык чын иманың, хак динең булмаса, Аллаһ дусларыннан сиңа һич файда булмас.)

وَضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًۭا لِّلَّذِينَ ءَامَنُواْ ٱمْرَأَتَ فِرْعَوْنَ إِذْ قَالَتْ رَبِّ ٱبْنِ لِى عِندَكَ بَيْتًۭا فِى ٱلْجَنَّةِ وَنَجِّنِى مِن فِرْعَوْنَ وَعَمَلِهِۦ وَنَجِّنِى مِنَ ٱلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ ﴿١١﴾

Янә Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны кабул итүче мөэминнәргә Фиргаун хатыны Асиянең кыйссасын. Асия әйтте: "Ий Раббым минем өчен Үзеңнең хозурыңда җәннәттә бер өй бина кылгыл, вә мине Фиргауннән вә аның ґәзабыннан коткар һәм Фиргауннең залим булган кавеменнән мине коткар", – дип. (Асия Фиргауннән яшереп Аллаһуга гыйбадәт кылыр иде, Фиргаун Асиянең ислам динендә икәнен белгәч, Аллаһны ташла миннән башка сиңа Аллаһ юк, дип кулларын вә аякларын тактага кадаклап ґәзаблый башлады. Шул вакытта Аллаһ Асиягә җәннәттәге урынын күрсәтте, Асия Фиргауннең ґәзабын сизмичә рәхәтләнеп җан тәслим кылды.)

وَمَرْيَمَ ٱبْنَتَ عِمْرَٰنَ ٱلَّتِىٓ أَحْصَنَتْ فَرْجَهَا فَنَفَخْنَا فِيهِ مِن رُّوحِنَا وَصَدَّقَتْ بِكَلِمَٰتِ رَبِّهَا وَكُتُبِهِۦ وَكَانَتْ مِنَ ٱلْقَٰنِتِينَ ﴿١٢﴾

Дәхи Аллаһ мөэминнәргә Гыймран кызы Мәрьямне зекер итте, ул Мәрьям ирләрдән үзен саклады, һәм ул Мәрьямгә өрдек Үзебез халык иткән рухыбыздан, вә ул Раббысының сүзләрен раслады, кабул итте, дәхи Аллаһуның китапларын раслады һәм ул Аллаһуга итагать итүчеләрдән даими гыйбадәт белән мәшгуль булучылардан булды.